Халыкара балаларны яклау көненә багышланган уен программасы балалар өчен чын балачак бәйрәме булачак. Программада - күңелле хәрәкәтчән уеннар, әкиятләр буенча мавыктыргыч әдәби викторина һәм асфальтта иҗади рәсем конкурсы. Шулай ук балаларны җәйге уку өчен иң яхшы китапларга күзәтү белән китап-иллюстратив күргәзмә көтә. Бу чара - каникулларның шәп старты һәм җәй буена уңай хис-кичерешләр өермәсе!