Сезне чарага чакырабыз!
Шәһәр халкын һәм кунакларны «Яр буе тарихлары» эко-арт-сукмагы» проектының 10 мастер-класс сериясендә катнашырга чакырабыз.
Паркның тынлыгы, яфракларның кыштырдавы һәм аяк астындагы комның җылы кагылуы. Исегезгә төшерегез әле, гади әйберләргә шатлану ничек ул? Безнең очрашулар – җан һәм тән өчен йомшак арт-терапия: табигать белән аралашу һәм экоматериаллар белән эшләү тынычландыра, гармонияне кайтара һәм әйләнә-тирә дөнья белән бердәмлек хисе бирә.
Мастер-классларның темаларын белергә, расписаниены ачыкларга һәм урын алырга МАХ мессенджеры аша «Яр буе тарихлары» төркемендә мөмкин — https://golnk.ru/28XGG