Буыннар мирасы: иҗат итү рухы
Хезмәт һәм каһарманлык фестивале! Чаллы — хезмәт, батырлык һәм традицияләр шәһәре! Сезне буыннарны берләштерәчәк «Хезмәт һәм каһарманлык» шәһәр фестиваленә чакырабыз!
Бөек Чаллы төзелеше вакытларыннан бирле чаллылыларның матур гадәте бар — паркларда һәм скверларда бергә җыелу. Соңгы елларда без бу тарихны дәвам итеп, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү белән актив шөгыльләнәбез, аларны уңайлырак һәм заманчарак итәбез.
Бу фестиваль — ата-бабаларыбыз хезмәтенә һәм бүгенге көндә шәһәр киләчәген тудыручы һәркемгә хөрмәт билгесе. Фестиваль кунакларын нәрсә көтә?
Мәдәни программа. Кичне «Энергетик» мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары һәм артистларының якты чыгышлары бизиячәк.
Чаллы байлыгы. Сезне тематик локацияләр көтә: спорт зоналары, актив ял өчен; шәһәребез казанышлары күргәзмәләре; осталар һәм җирле җитештерүчеләр ярминкәсе; балалар өчен «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында уеннар.
Халыклар дуслыгы. Безнең Республикабызның иң зур байлыгы — нәкъ менә шул! Бер мәйданда төрле мәдәниятләрнең гореф-гадәтләре очрашачак, алар бездә дус-тату яшиләр һәм иҗат итәләр.
Барыгызны да гаиләгез белән килергә чакырабыз! Әлеге кичне бергә, җылы һәм күңелле итеп үткәрик.