Авыл көне – 2026: горурлык, шатлык һәм бердәмлек!
Бөрешле авылында яшәүчеләрне һәм кунакларны күңелле бәйрәм – Авыл көне көтә.
Бәйрәм кунаклары өчен җирле һәм чакырылган коллективлар катнашында кызыклы концерт программасы әзерләнгән, шулай ук йолдызлы кунаклар – Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фазылҗанов һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарел Дульмиев чакырылды.
Балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм конкурслар оештырылачак.
Барыгызны да көтәбез!