Балачак көне: балаларга әкият бүләк итәбез!
Кадерле балалар һәм ата-аналар! Туган якны өйрәнү музее үзенең ишекләрен елына иң могҗизалы көн - Балачак көне өчен ача. Без ышанабыз, тарих мавыктыргыч булырга мөмкин, ә музей - әкиятләр җанланган урын. Бу көнн балалар көлкесе белән тулсын. Яхшы әкият геройлары белән бергә балалар төрле күңелле уеннар уйныйлар, әкият геройлары белән фотога төшәләр. Бу көн балаларга белем шатлыгы, ә өлкәннәргә могҗизаларга ышанырга мөмкинлек бирсен!