Һәркем күңеленә хуш киләчәк уен табу мәйданчыгы.
Безнең белән бергә мавыктыргыч маҗаралар дөньясына чумарга чакырабыз!
Лениногорск шәһәренең «Высота» яшьләр үзәгендә «Өстәл бумы» дип аталган мавыктыргыч өстәл уеннары көне узачак. Бу вакытны күңелле һәм кызыклы итеп уздыру, дәрт һәм күңел ачу рухын тою өчен уникаль мөмкинлек!
Мәйданчыкта яңа уенчыларны да, тәҗрибәле уенчыларны да мавыктырырга сәләтле күп төрле уеннар тәкъдим ителәчәк. Монда үз көчеңне жанр классикасында – шахмат яки «Монополия»дә, шулай ук «Элиас», «Дубль» яки «Кем мин?»дә сынап карарга була.
Бөтен гаиләгез яки дусларыгыз белән килегез! Сезне онытылмаслык хис-кичерешләр, яңа танышулар һәм яраткан уеннар барышында аралашудан ләззәтләнү көтә.