Җылы гаилә бәйрәме
Барыгызны да Гаилә көненә чакырабыз! Урта Алат мәдәният йорты янындагы мәйданчык өй җылысын, гореф-гадәтләрне һәм үзара аңлашуны кадерләүчеләр өчен очрашу урыны булачак. Бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Безне юбиляр парларны хөрмәтләү тантанасы,иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, гаилә квестлары, балалар өчен уен зоналары көтә.