Волшебное театрализованное представление, звонкие голоса юных талантов и дух настоящих спортивных побед — праздник, где оживает детство!
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара Мөслимнең үзәк мәйданында узачак. Балалар өчен күңел ачу программасы театральләштерелгән тамашадан башланачак.
Бәйрәмне балалар сәнгать мәктәбендә укучы балаларның концерт номерлары бизәячәк, мәйданчыкларда мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак, теләүчеләр "ГТО" нормативларын тапшыра алачак.