«Кече Сабантуй» балалар уен программасы
«Этно-лагерь» җәйге иҗат сменасы кысаларында ачык мәйданчыкта (Халыклар дуслыгы йорты ишегалдында) «Кече Сабантуй»балалар уен программасы узачак.
Программада:
-Хәрәкәтчән милли уеннар;
-Иҗади мастер-класслар;
-Яшь артистлар катнашында концерт өлеше.
Барлык теләүчеләр чакырыла. Җәйге кичне дуслар һәм якты хисләр белән үткәрегез!