«Чаллының мәдәни кодексы» экскурсиясе
«Чаллының мәдәни кодексы» медиация туры – Яр Чаллы кунаклары һәм халкы күңеленә хуш килгән кышкы «Тукталыш: Парклар» проектының дәвамы.
Һәр тур яңа җәмәгать урынында узачак һәм үзенчәлекле булачак. Сез элек белмәгән фактларны өйрәнәчәксез, шәһәр тарихына тирәнрәк чумачаксыз һәм шәһәр белән яңа дәрәҗәдәге бәйләнешне кичерәчәксез.
Без шәһәр халкын һәм кунакларны безнең гаҗәеп турларыбызга кушылырга чакырабыз. Паркларда күрешәбез.