«Сәнәгый Түбән Кама»
Бу экскурсия үткәнгә чуму булачак, ул сезнең күз алдыгызда ачык төсләр һәм хис-кичерешләр белән җанланачак. Барлык теләүчеләрне дә безгә кушылырга һәм туган як тарихының яңа битләрен ачарга чакырабыз!
Экскурсовод шәһәрнең «тавышын» ишетергә ярдәм итәчәк — аның тарихы, легендалары, тиз генә күзгә ташланмый торган үзенчәлекләре. Үткәннәр хәзергесе белән очраша торган нокталар буенча узыйк һәм шәһәрне «ишетү» өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтик.Катнашучылар композитор А.Пахмутовны һәм шагыйрь Николай Добронравовны «Смелость города берет»җырын язарга нәрсә илһамландырганын беләчәкләр.