Вернуться назад

"Урман Балтач" фестивале

18.07.2026

10:00

"Сабантуй" ял паркы

Поделитесь событием в социальных сетях

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
"Урман Балтач" фестивале

«Урман Балтач» фестивале — яшьләрнең генә түгел, актив яшәү рәвешен яратучыларның да игътибарын җәлеп иткән мавыктыргыч вакыйга ул. Фестиваль программасында төрле чаралар тәкъдим ителгән: мотоузышлар, заманча артистлар концертлары, популяр татар блогерлары белән очрашулар, шулай ук авто- һәм мотошоу, дрифт-шоу һәм мотоциклларда «Рыцарьлар турниры». Бәйрәмдә үзенчәлекле ярышлар да читтә калмады. Балалар өчен исә уен мәйданчыклары һәм төрле күңел ачу чаралары әзерләнде, бу исә вакытны рәхәтләнеп уздырырга мөмкинлек бирә. "Бу фестиваль белән без берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәчәкбез: яшьләрнең энергиясен дөрес юнәлешкә юнәлтербез, тәрбияви ягы да булачак, шул ук вакытта безнең район өчен туризмны үстерү. Фестивальне оештыруда безгә шулай ук район халкы, район җитәкчелеге һәм дусларыбыз ярдәм итте. Татарстанда һәм Балтач районында җәй — маҗара сөючеләр өчен чын табыш!" 

Җәй Татарстанда онытылмаслык булачак!

18 һәм 19 июльдә безнең «Сабантуй» ял итү паркында иң мавыктыргыч вакыйга — адреналин һәм чын энергия атмосферасы белән сугарылган иң кайнар бәйрәм узачак.

Зур масштаблы мотосабантуй безнең якташларыбыз, яшьләрнең яраткан кешесе Альберт Шәрәфетдинов (Нурминский) һәм «Дарекс Мото» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Дамир улы Сабиров тарафыннан оештырыла.

Бу ике көндә барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны онытылмаслык ял көтә: матур урыннарда йөрүләр, мастер-класслар һәм квестлар, мото-шоу һәм тере концерт. Төн кунып калырга теләүчеләр уңайлы палаткалы лагерьда урнаша ала һәм районыбызның саф һавасын сулап ләззәтләнә алачак. 

Орнамент солнце 2 Орнамент красная звезда

Узнавай о событиях

первым
Орнамент пик