Саф һавада фитнеска рәхим итегез
Хөрмәтле Иске Чүпрәле авылы халкы һәм кунаклары!
Җәйнең соңгы җылы көннәре алдыннан без сезне саф һавада актив ял итәргә чакырабыз. Безнең мини-футбол өчен уңайлы мәйданчыкта уникаль чара-үләндәге Фитнес узачак.
Бу үз гаиләңдә сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Без спортны, табигатьне һәм аралашу шатлыгын берләштерәбез. Чара программасында:
Барлык теләүчеләр өчен гомуми разминка һәм фитнес-күнегү;
- Балалар һәм өлкәннәр өчен хәрәкәтчән уеннар.
Чара районыбыз халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Үзегезгә һәм якыннарыгызга атна буена яхшы кәеф бүләк итү мөмкинлеген кулдан очкындырмагыз!