"Атлант" спорт клубының функциональ тренировкасы
«Атлант» спорт клубы белән бергә табигать белән илһамланыгыз һәм энергия белән тулыланыгыз!
Сезне Казанның матур районында – Горки-Әмәт урманында ачык һавада кызыклы функциональ күнегүләрдә катнашырга чакырабыз.
Монда, агач яшеллеге һәм саф һава арасында, тәҗрибәле инструкторлар көч, чыдамлык һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлдерелгән интенсив күнегүләр программасын үткәрәчәкләр. Сез бөтен тән мускулларын ныгыта, физик форманы яхшырта һәм бик күп уңай хис-кичерешләр ала аласыз.
Вакытны актив һәм файдалы уздыру мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз! Безнең спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар берлегенә кушылырга теләүчеләрнең барысын да көтәбез.
Өстәмә мәгълүмат
Игътибар итегез, һава шартлары аркасында чаралар расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтегез.