Сабантуйга әзерләнәбез: яулык-бүләкләр җыябыз!
Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек борынгыдан ук башланып китә иде.
Бу эшнең иң күңелле һәм үзенчәлекле өлеше-яулыклар һәм бүләкләр җыю. Борынгы заманнардан килгән бу матур гадәт үзе зур бәйрәмне хәтерләтә.
Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу йоланы гармун һәм баян авазлары астында, күңелле уеннар һәм дәртле җырлар белән үткәрәчәкләр. Теләге булган һәркем сабантуйга әзерләнгән чигелгән яулык, сөлге һәм бүләкләр җыюда катнаша ала.
Сабантуй-халыкның бердәмлеге һәм дуслыгы бәйрәме. Ул безне үткәнебезгә кайтара, традицияләребезне сакларга өйрәтә. Шуңа күрә без аны зур колач белән үткәрәбез һәм киләчәк буыннарга тапшырабыз. Әзерлеккә кушылыгыз, гореф-гадәтләребезне саклауга үз өлешегезне кертегез! 🤗