Кече Кирмән авыл җирлегендә авыл мәдәният йорты мәйданчыгында ачык һавада матур җәй бәйрәме булачак! Сезне 22 августта 15:00 сәгатьтә «Җәй бергә» фестивалендә көтәбез! Күңелле биюләргә, музыкага һәм позитивка әзерләнегез! Бөтен гаиләгез белән килегез, дусларыгызны чакырыгыз! Әйдәгез бу җәйне чын-чынлап онытылмаслык итик!
Чара «Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү», «Җәй Татарстанда» республика программалары кысаларында укучылар өчен узачак. Иҗат остаханәсендә балаларга әти-әниләре белән бергә калфакларны матур татар орнаменты белән бизәргә тәкъдим ителәчәк. Аннары бәйрәмнең яшь кунаклары «Безнең тарих» викторинасында катнашачак. «Тәтешнең яраткан китаплары» мәйданчыгында һәркем стильләштерелгән китап тышлыгында авторның һәм яраткан китабының исемен калдыра алачак. Бәйрәм кунаклары игътибарына “Минем күпмилләтле Татарстаным” китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.