Яшь кунакларыбызны «Тәлинкәдәге алма» дип исемләнгән танып-белү һәм уен программасына чакырабыз!
Балаларны көзнең иң яраткан җимешләренең берсе — алма турындагы күңелле һәм кызыклы очрашу көтә. Катнашучылар үзләренең зирәклеген, җитезлеген һәм тапкырлыгын күрсәтә алачаклар, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белеп, дуслары белән вакытны күңелле үткәрәчәкләр.
Программада — кызыклы уеннар, күңелле конкурслар, табышмаклар һәм үзенчәлекле биремнәр. Балаларга үз белемнәрен тикшерергә, сорауларга җавап бирергә, игътибарлылык һәм тизлек күрсәтергә, шулай ук алмалар, аларның файдасы һәм тормышыбыздагы әһәмияте турында кызыклы фактлар белән танышырга туры киләчәк.
«Тәлинкәдәге алма» дип аталган кызыклы программада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз һәм уен аша белем дөньясын ачыгыз!