Чараның партнеры булу
Кире кайт

Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте “Итиль” юбилей фестивале

  • 09.08.2025
  • 12:00
  • Казан шәһәре
  • Горький исемендәге парк

Горький исемендәге паркта Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте “Итиль” бишенче фестивале узачак.

Традиция буенча фестиваль кысаларында музыкантлар, артистлар һәм осталар Казан халкы һәм кунаклары белән үз халыклары мәдәниятен заманча форматлар аша таныштырачак. Бу күрше төбәкләр халыкларының сәнгатен һәм гореф-гадәтләрен берләштергән чын бәйрәм.

Фестивальнең төп җәлеп итү үзәге музыка сәхнәсе булачак. Узган елларда хедлайнерлар сыйфатында Манижа, АИГЕЛ һәм Тина Кузнецова, Сюзанна һәм Settlers төркеме, Петр Налич чыгыш ясады. Быелгы җәйге музыка коллективлары, артистлар һәм хедлайнерлар соңрак игълан ителәчәк.

Һава шартлары аркасында чаралар расписаниесендә үзгәрешләр булуы мөмкин. Тулырак мәгълүматны Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең социаль челтәрләрендә ачыклагыз.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email