Кешенең космоска очуының 65 еллыгы уңаеннан «Күңелле космик сәяхәт»
Балалар өчен мавыктыргыч дәресләр: «Йолдызлы күк» һәм «Космик ракета» аппликацияләре әзерләнгән, аларда фантазия күрсәтергә һәм үзеңнең космик шедеврларыңны булдырырга мөмкин булачак.
Шулай ук балаларны галәм турындагы белемнәрне тикшерергә ярдәм итәчәк космик темага табышмаклар һәм кроссвордлар, игътибар һәм хәтерне үстерә торган «Парны тап» уены көтә.
Бу вакытны кызыклы һәм белемле итеп уздыру, йолдызлар һәм планеталар дөньясына чуму, үзеңне чын космосны тикшерүчеләр итеп тою өчен менә дигән мөмкинлек!