«Балачак - ул шатлык» уен программасы
Иң кечкенә балалар өчен күңелле бәйрәмгә чакырабыз! Башта бәйрәм кәефе тудырачак дәртле җырлар яңгыраячак. Балалар яраткан геройлары белән бергә җырлый һәм бии алачак. Аннан асфальтта җылылык һәм шатлык белән тулы рәсемнәр барлыкка килсен өчен һәр катнашучыга төрле төстәге акбур тапшырылачак. Һәркем фантазия күрсәтеп үзенең балачак хыялын ясый алачак.