Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге
Балалар өчен интеллектуаль квест-уен. Командалар станцияләр буенча маршрут кәгазе нигезендә хәрәкәт итәләр. Һәр үтәлгән бирем өчен команда финалда ярдәм итәчәк ярдәмче хәреф ала. Барлык биремнәр дә Идел буе халыклары белән бәйле: балалар аларның традицияләре, костюмнары, һөнәрләре һәм фольклоры белән танышачаклар. Уен барышында катнашучылар белемнәрен арттырып кына калмыйча, командада эшләргә, тиз арада карар кабул итәргә һәм бер-берсен игътибар белән тыңларга өйрәнәчәкләр. Бу чара ярдәмендә Сез уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән тулачаксыз, ә Идел буеның бай мәдәни мирасы турындагы якты фактларны тагын да озакка истә калдырачаксыз!