Безнең ишегалды уеннары
Буа районында яшәүчеләрнең барысын да балачак атмосферасына чумарга һәм күңелле вакыт үткәрергә чакырабыз! Буа шәһәре Богдан Хмельницкий урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан уңайлы ишегалдында «Безнең ишегалды уеннары»дигән мавыктыргыч чара узачак. Сезне барлык буыннар яраткан уеннар көтә: шәһәрчекләр-төгәллекне һәм җитезлекне тикшерербез; аркан тартышу-команда рухын һәм көчен күрсәтик; вышибаллар - бу күңелле уенның кагыйдәләрен искә төшерик; эстафета-тизлекне һәм координацияне күрсәтәбез! Бу позитив корылу, яңа танышулар булдыру һәм балачакны искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек! Өлкәннәрне һәм балаларны безнең спорт һәм күңел ачу бәйрәменә кушылырга чакырабыз!