Чараның партнеры булу
Кире кайт

Илһам Шакировка багышланган трибьют

  • 05.09.2025
  • 18:30
  • Казан шәһәре
  • Горький исемендәге парк

Горький исемендәге паркта ачык һавада үзенчәлекле концерт узачак. Тамашачылар күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның культ җырларын яңача һәм сакчыл интерпретациядә ишетәчәк.

Проект Казан парк һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Концерт Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкантлары һәм хәзерге татар эстрадасы йолдызларының бергә иҗат итү нәтиҗәсе булачак.

Трибьютта Илһам Шакировның 14 музыкаль композициясе, шул исәптән “Ай былбылым”, “Ак калфак” һәм “Идел буе каеннары” кебек төп хитлар яңгыраячак. Трибьют форматы Илһам Шакировка һәм аның иҗатына хөрмәт күрсәтү, аның кыйммәтен ассызыклау, артистның музыкаль мирасын саклау һәм киңәйтү максатыннан иҗат кичәсен күздә тота.

Чарага керү ирекле. Трибьют турында тулырак мәгълүмат проектның социаль челтәрләрендә басылып торачак.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email