Чараның партнеры булу
Кире кайт

“Көз моңы” концерты

  • 20.09.2025
  • 14:00
  • Минзәлә районы
  • Әтрәкле авылы
  • Ял итү паркы

Көз, хатын-кыз сыман, үзенең бөтен күренешләре белән дә гүзәл, буяулар ярсуы белән җәлеп итә һәм кәеф үзгәрүчәнлеге белән дулкынландыра. Көз – моңсу, тоташ яңгырлар, болытлы һава, диләр… ышанмагыз, дуслар! Көз үзенчә матур һәм мавыктыргыч. Ул күңелгә юмартлык, кеше аралашуыннан йөрәккә җылылык китерә, тормышыбызга кабатланмас матурлык кертә!

Район мәдәният сараеның иҗат коллективы Әтрәкле авылында «Көз моңы» концертында катнашачак.

Сезне татар һәм рус телләрендәге күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Вакытыгызны рәхәтләнеп уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Хуш киләсез!

 

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email