РУС ТАТ
Чараның партнеры булу
Кире кайт

«Көзге урман әкиятләре» уен программасы

  • 26.09.2025
  • 13:00
  • Кайбыч районы
  • Турмин авылы
  • Авыл территориясендә

Балалар белән урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләрне ничек аеру, шулай ук, урманнарда үсә торган күп кенә җиләк-җимешләр турында сөйләшербез. Яшь урманчылар “Гөмбәне эзләп тап” конкурсында рәхәтләнеп катнашачаклар, агачлар турында табышмаклар чишәчәкләр.
Алып баручы балаларга мавыктыргыч һәм шул ук вакытта кызыклы да булган Карга Карловна диалогы турында күңелле вакыйга сөйләячәк. Әлеге диалог нәтиҗәсендә алып баручы, балалар белән берлектә, көньякка очып китәргә җыенган үзсүзле кошка, көзнең моңсу гына булмавын, ә нинди искиткеч гүзәл ел фасылы икәнен дәлилләп күрсәтә.
Уен “Чит буяулар турында әкият” исемле кызыклы мультфильм карау белән төгәлләнәчәк.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email