Чараның партнеры булу
Кире кайт

“Кабан сөйли” ачык подкаст студиясе

  • 10.08.2025
  • 18:00
  • Казан шәһәре

Подкаст студиясе – шәһәр тормышы турындагы подкастны тамашачылар алдында яздыра торган “урам” форматындагы студия. Киләсе чыгарылышның темасы – “Шәһәр тилеләре”. Алып баручы Динара Заннатова һәм ике кунак (исемнәрен әлегә әйтмибез) шәһәр мохитенең төрле яшьтәге креатив кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирүе яки бирмәве турында сөйләшәчәк. Подкаст татар телендә бара.

Чара Яңа Камал театрының амфитеатрында узачак. Керү ирекле.

Һава торышы шартларына бәйле рәвештә чаралар расписаниесендә үзгәрешләр булуы мөмкин икәнлегенә игътибар итегез. Тулырак мәгълүматны Кабан күле Яр буеның социаль челтәрләрендә ачыклагыз.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email