Урамда кино карау
Урамда кинофильмнар карау – кешеләрне берләштерә торган арзан һәм мәдәни ял итү ысулы. Бу гадәти ялны төрлеләндерү, җылы атмосфера белән ләззәтләнү һәм саф һавада яраткан фильмнарны карау өчен менә дигән чара. Пәнҗешәмбе көнне, 27 августта, Сарман авылының үзәк ял паркында урамда кино күрсәтү булачак. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Татарстан юлы» кинофильмын карауда катнашачак.