Кичен кино карарга көтәбез!
Автозавод районының территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТИҮ) халыкны 63 нче микрорайондагы 63/12 йорт ишегалдында урамда бушлай фильмнар һәм мультфильмнар карарга чакыра.
Урамдагы зур экранда – балаларга да, өлкәннәргә дә яхшы кәеф бүләк итә торган гаилә фильмнары яки мультфильмнар. Сеанс башланыр алдыннан кунаклар өчен күңел ачу, уен программасы оештырылачак.
Ишегалларында фильмнар шәһәр администрациясе һәм «Время кино» дирекциясе ярдәмендә күрсәтелә – узган ел мондый чараларда 30 000нән артык Чаллылы булган.
Бөтен гаиләгез белән килегез!
Үзегез белән пледлар, келәмнәр һәм тәмле ашамлыклар алырга онытмагыз — җылы, рухи һәм өйдәгечә уңайлы булачак. Сезне 20 июльдә 19:30 да 63/12 ишегалдында көтәбез!