Кире кайту

Йолдызлар астында кино

07.08.2026

19:00

Яр Чаллы шәһәре

Яр Чаллы шәһәре

Притяжение микрорайоны скверы

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
Йолдызлар астында кино

Ачык һавада кино карау магиясе

Җылы җәйге кичне күз алдыгызга китерегез: күктә беренче йолдызлар кабына, ә янәшәдә — дуслар, күршеләр һәм иң якын кешеләр.

Без зур экранны ачык һавада урнаштырабыз. Хыял кебек яңгырыймы? Ә без сезне бу хыялны тормышка ашырырга чакырабыз. Барыгызны да  кино карарга чакырабыз.

Ачык һавада кино карау — ул ралашу өчен щәп вакыт. Иске дусларны очрату, күршеләр белән танышу һәм ашыкмыйча, кабаланмыйча бергә вакыт үткәрү ул.

Яхшы фильм безне берләштерә. Без бергәләп көлербез, геройлар өчен борчылырбыз һәм ахырда кул чабарбыз.

 Бу — барлык эшләрне читкә куеп, телефоннарны сүндереп, мизгелдән ләззәт ала торган кич. Сезнең һәрберегезне көтәбез. 

Үзегез белән шәп кәеф алырга, уңайлы булсын өчен  җыела торган урындык та алсагыз була. Әйдәгез бу кичне бергә үткәрик!

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak