Барлык теләүчеләрне чакырабыз!
Сезне ачык һавада кино атмосферасына чумарга чакырабыз! Алабуга шәһәренең матур почмагында, «Гуляй парк» күзәтү мәйданчыгында мавыктыргыч кино күрсәтү булачак.
Сезне нәрсә көтә:
Шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта яраткан фильмнар белән ләззәтләнүнең уникаль мөмкинлеге;
Табигать уртасында ук карау өчен уңайлы шартлар;
Фикердәшләр белән аралашу һәм танышуның җылы атмосферасы.
Бөтен гаиләгез яки дусларыгыз белән килегез, пледлар һәм кабымлыклар алыгыз-кич онытылмаслык булырга вәгъдә итә!