Яхшы фильм карыйк
Шимбә көнне, 11 июльдә, Кабан күле буенда кино күрсәтәчәкләр . Бу кичне «Паттерсон» фильмын караячакбыз.
Көндәлек тормышның тыныч поэзиясе турында фильм бу. Төп геройның салмак ритмы артыннан ияреп, Джим Джармуш гадәти көнкүрешне иҗат турындагы уйлануга, дөньяга игътибар һәм иң гади мизгелләрдә яшеренгән бәхеткә әверелдерә.
Фильмны караганнан соң, үз хисләребезне һәм фикерләребезне кино өйрәнүче Анна Гарба белән фикер алышуда белдерә алачакбыз.
18:00 дә Галиәсгар Камал театры янындагы амфитеатрда.