РУС ТАТ
Чараның партнеры булу
Кире кайт

КитапFest – Әдәби ярминкә

  • 14.08.2025
  • 17:00
  • Актаныш районы
  • Актаныш
  • Мәдәният һәм сәнгать паркы

Бу китап бәйрәме “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында мәдәният һәм сәнгать паркының Г.Тукай һәйкәле алдындагы мәйданчыгында узачак. Ярминкәдә,чын мәгънәсендә, китап бәйрәме булачак.  “Бисердан гаилә агачы”н үстерү,”Табигый материалдан шәм ясау”,”Китап кыстыргыч ясау”, “Матур язу почмагы”,”Тизәйткечләр”, ”Китап кибете -Буккроссинг”ларны берләштергән мәйданчыклар эшләячәк. Һәркемгә үзе теләгән остаханәдә  катнаша алу мөмкинлеге тудырылачак. Ә,”Китап кибете -Буккроссинг” мәйданчыгында сез, китап киштәләрегездәге үзегезгә кирәк булмаган китапларны алып килеп, башкаларга бирә алачаксыз, ягъни алыш-биреш итү мөмкинлеге туачак.Кыскасы, олысын-кечесен җыя торган җылы, матур очрашу, рухи азык бирүче  китап бәйрәме булачак.

Әдәби ярминкә 14 нче август көнне, 17:00 сәгатьтә мәдәният һәм сәнгать паркының Г.Тукай һәйкәле янында булачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email