ТР атказанган артисты Радик Шәрипҗанов чыгышы
Татар эстрадасының иң көчле тавышларының берсе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Шәрипҗанов Түбән Камада чыгыш ясаячак.
Концерт «Татнефть» ААҖ ярдәмендә «Шәһәрнең мәдәни мохите» күләмле мәдәни-агарту проекты уңаеннан узачак.
Кунакларны онытылмаслык тере музыка кичәсе һәм уникаль авторлык программасы көтә.