Елның иң изге, иң матур гаилә бәйрәменә рәхим итегез!
Матурлык, нәзакәтлек, йөрт учагы, гаилә кыйммәтлелеге, туганнарың һәм якыннарың өчен куану -тормышта иң зур шатлык.
Бәйрәм программасында: концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм күңел ачу, кызыклы остаханәләр (мастер-класслар). Күп еллар буена татулыкта бергә килешеп яшәүче гаиләләрне тәбрикләү.
Бәйрәмебезне традицион «кәләшләр парады» тәмамлаячак. Тамашачылар бу парадны һәрвакыт дулкынланып, яратып карыйлар.
Без сезгә онытылмаслык хисләр, йөрт һәм гаилә учагында була торган җылылык бүләк итәрбез.