Шәһәрне якты галереяга әйләндерәбез!
Асфальтта рәсем конкурсы булачак. Теләге булган һәркем катнаша алачак.
Яшь рәссамнар «Татарстанда җәй»темасына төсле акбурлар белән рәсем ясаячак. Балалар тырышып асфальтны чын сәнгать әсәренә әйләндерәчәкләр. Иҗат итәргә, илһамланырга һәм шәһәргә якты буяулар бүләк итәргә килегез!
Күңелле һәм җәйгечә шатлыклы булачак.