«Балачак дөньясы» конкурс-күңел ачу программасы
Балаларны яклау көнендә Вахитова урамынын 8/14 йорты алдында, яшь түбәнкамалылар өчен конкурс-күңел ачу программасы оештырылачак. Балалар табышмаклар конкурсында һәм «Балачак дөньясы» викторинасында катнашачаклар. Анда аларны кызыклы биремнәр көтә, шулай ук «Корнхол», «Кыргый шайба» хәрәкәтчән уеннарында да ярышачаклар.