





Бу “кул сугышы” мастер-классы сезне кул сугышына ойрәнер өчен кирәк булган гади күнегүләр белән таныштырыр. Сез кул һәм аяк белән сугу ысулларын өйрәнерсез . Кул сугышының төп техникасын белерсез. Спорт аидасын һәм хәрәкәтләрне башкару кагыйдәләрен өйрәнерсез. Бу мастер-класс күңелле вакыт уздырырга, яңа белем алып, дәресләрдән файда алырга теләгән барлык яңа килгән балаларга килешәчәк. Сезгә спорт формасы, һәм спорт җиһазлары кирәк булачак.
Мастер – класста алган белемнәр спортның юнәлешен һәм төрен сайлаган вакытта этәргеч бирәчәк, һәм киләчәктә балаларда спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт тормышны алып барырга теләк тудырачак.






Татарстан Республикасы көненә һәм Бөгелмә шәһәре Көненә багышланган бәйрәм чарасы булачак!
Программа:
12:00 — 17:00 «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара фестивале
12:00 — 18:00 «Бөгелмә фарфоры» яшьләр ярминкәсе, «Бөгелмә-спорт гаиләсе» спорт мәйданчыгы
12:00 — 14:00 Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашында Шәһәр көнен тантаналы ачу
14:00 — 16:00 Бөгелмә футболы ветераннары һәм предприятие җитәкчеләре арасында тарихи матч (ФК “Строитель” / ФК “Нефтяник”) 16:00 — 18:00 Футбол матчы (Бөгелмә / Яр Чаллы)
18:00 — 22:00 Концерт программасы: Эльмира Кәлимуллина, Матвей Козин, Ксения Романова, «DORATTI» төркеме, ВИА «Волга-Волга», Элвин Грей, AKMAL`.
 
    Кадерле дуслар! Сезне «Знайки» һәм «Грамотеи» командалары арасындагы мавыктыргыч ярышларга чакырабыз! Яшь катнашучылар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәтәчәкләр!
Сезне көтә:
Төрле темаларга сораулар.
Кызыклы хәрәкәтле уеннар.
Позитив хис-кичерешләр: ярдәм итү, көлүләр һәм шатлык!
 
    Кадерле дуслар! Сезне илебезнең төп символларының берсе тарихына чумарга чакырабыз!
Безнең чарада сез:
• Россия флагының тарихы белән танышырсыз, аның килеп чыгышы һәм эволюциясе турында кызыклы фактлар белерсез.
• Уен формасында триколор төсләренең мәгънәсен ачарсыз.
Безнең ил һәм аның символлары турында күбрәк белергә килегез! Кызык һәм гыйбрәтле булачак!
 
    Җәй-ул матур тәэсирләр һәм маҗаралар өчен вакыт! Сезне китап дөньясына чакырабыз!
Программада:
– Яраткан әкиятләребезне искә төшерәбез! Әйдәгез бергәләп таныш тарихларны җанландырыйк!
– Кычкырып укыйбыз! Тылсымлы әдәбият дөньясына чумабыз!
– Әдәби викторина! Белемегезне тикшерегез һәм яңаны белегез!
– Күңелле хәрәкәтчән уеннар! Үзегезнең җитезлегегезне, игътибарлылыгыгызны һәм командада эшли белүегезне күрсәтегез!
Күңел күтәренкелегенә бирелеп, бик күп кызыклы нәрсәләр белергә һәм бик яхшы вакыт үткәрергә килегез!
 
    «Минем ЭКОҖәй» чарасында сезне һәм сезнең балаларыгызны иҗат һәм әйләнә-тирә мохитне кайгырту дөньясына чакырабыз!
Без бергәләп кирәкмәгән әйберләргә һәм калдыкларга икенче тормыш бүләк итәчәкбез, икенчел чималдан гаҗәеп эшләнмәләр ясаячакбыз.
Безгә кушылыгыз!
 
    Сезне уникаль һәм файдалы мастер-классларда һәм спорт ярышларында катнашырга чакырабыз!
Программада Сезне көтә:
АК-74 автоматын сүтеп җыю буенча остаханәләр: легендар коралны эчтән өйрәнеп, үзегезне чын белгеч итеп хис итегез!
Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча остаханә: авыр ситуациядә гомерне саклап кала алырлык кыйммәтле күнекмәләр алыгыз.
Спорт ярышлары: мавыктыргыч ярышларда үзегезнең көчегезне, җитезлегегезне һәм чыдамлыгыгызны сынап карагыз!
 
    Сезне «Бал спасы» бәйрәменә чакырабыз.
Программада сезне көтә:
– Авыл талантлары катнашында концерт программасы!
– Бөтен гаилә өчен күңелле массакүләм уеннар һәм бәйгеләр!
– Хуш исле кайнар чәй, бал һәм коймак белән сыйланыгыз!
Җылы һәм дустанә атмосферада Бал спасын бергәләп билгеләп үтәргә килегез! Күңелле һәм тәмле булачак!

