Урамда джаз атмосферасына чумыгыз!
Сезне Әлмәт сусаклагычы яр буендагы сихри саксофон тавышлары белән ләззәтләнергә чакырабыз! Биредә, өченче пирста, танылган музыкант Сурен Кочарянның онытылмаслык концерты булачак.
Бу кичне һәркем су өсте буйлап йөреп яисә яр буендагы уңайлы эскәмияләргә утырып, тере музыка тылсымын тоя алачак. Чараны «Татнефть» хәйрия фонды оештыра.
Гүзәллеккә кагылу һәм безнең белән бергә уңай хис-кичерешләр тою мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!