Химик квест һәм гастрофест
Игътибар, яшь химиклар һәм аларның әти-әниләре! Безнең проектның йомгаклау аккорды – Аммоний скверындагы чын фәнни маҗара.
Сезне «Менделеевск ДНКсы» команда квесты көтә: 5 мавыктыргыч станция, анда «Аммоний» заводы тарихын искә төшерергә, химик ребусларны чишәргә һәм хәтта элементларның исемнәрен татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Яшерен формуланың барлык өлешләрен көндәшләрегездән тизрәк җыегыз һәм текә призлар алырсыз!
Параллель рәвештә «Тәм реакциясе» гастрофесты җәеләчәк — хәтта гурманнарны да гаҗәпләндерә торган гадәти булмаган ризыкларны татып карагыз. Ә финалда барысын да «Химик драйв» массакүләм бию флешмобы көтә — хис-кичерешләрнең чын шартлавын оештырабыз!
Проектның финалы мавыктыргыч, тәмле һәм бик күңелле булырга вәгъдә итә. Бөтен команда белән, гаиләгез белән яки дусларыгыз белән килегез-беркемгә дә күңелсез булмаячак!