«Тукай әкиятләре буйлап» Квест-уен
2026 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Габдулла Тукай-татар әдәбиятының иң якты йолдыз. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бөек татар шагыйренең 140 еллыгы уңаеннан балалар өчен квест-уен уздырылачак.. Алып баручы катнашучыларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак. Танышканнан соң квест башланачак, анда аның биографиясеннән һәм иҗатыннан фактлар, Тукай әсәрләре һәм аларның төп геройлары искә алыначак. Уен барышында катнашучылар, сорауларга җавап биреп һәм шагыйрь иҗаты белән бәйле биремнәрне үтәп, «сәяхәткә китәчәкләр». Һәр биремгә ачык иллюстрацияләр һәм аудиоязмалар кушып бирелә, бу исә тере атмосфера тудырачак. Уенчыларга Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән пазлларны җыярга; шагыйрь иҗаты турындагы викторина сорауларына җавап бирергә; башваткычларны һәм ребусларны чишәргә; ачык иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танырга; китап күргәзмәсе белән танышырга, Габдулла Тукайның яраткан шигырьләре белән уртаклашырга; татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын җырларга. Чара татар телендә һәм 6-12 яшьлек балалар өчен исәпләнгән.