Кукмара районы аша тимер юл салуның 100 еллыгына лекция
Кукмара районының туган якны өйрәнү музее туган ягыбыз тарихында истәлекле вакыйгага - Кукмара аша тимер юл салуга багышланган лекциягә чакырып кала. Тимер юлның Кукмараны зур ил белән ничек бәйләгәнен, язмышын ничек үзгәртүен белешегез! Туган ил тарихын яратучыларның барысын да күреп сөенәчәкбез! Рәхим итегез.