Кире кайту

«Җәй! Җәй, син нинди ис һәм төстә?»

13.08.2026

11:00

Тукай районы

Татарстан авылы

«Халыклар дуслыгы» паркы

Социаль челтәрләрдә вакыйганы бүлешү

Орнамент цветок Орнамент цветок Орнамент цветок
«Җәй! Җәй, син нинди ис һәм төстә?»

Иҗат бәйрәме

Татарстанның Тукай районында урнашкан матур «Халыклар дуслыгы» паркында «Җәй! Җәй, син нинди ис һәм төстә?» дип аталагна чара узачак, ул балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәк һәм җәй айларына позитив бирәчәк!

Биредә һәр бала иҗат һәм күңел ачу мохитенә кушыла ала: мавыктыргыч уеннар, кроссвордлар чишү һәм елның иң яраткан фасылы – җәй турындагы мавыктыргыч табышмаклар булачак. Ә тагын балаларны табигый материаллардан – үләннән, ботаклардан һәм яфраклардан оригиналь фитоковриклар ясауостаханәсе көтә, алар интерьерның матур бизәге яисә якын кешеләренә бүләк булачак.

Рәсем ясарга яратучылар өчен оештыручылар җәйнең иң җылы мизгелләрен чагылдыру өчен парк асфальтында ук ачык рәсемнәр ясау мөмкинлеге әзерләгән. Махсус җиһазландырылган фотозона оригиналь фотосурәтләр ясарга, шулай ук дусларың һәм гаиләң белән бәйрәм рухыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирәчәк.

Һәм әлбәттә инде, китапларга аерым игътибар бирелде – махсус әзерләнгән китап күргәзмәсе яшь укучыларны кызыклы басмалар белән җәлеп итәчәк, алар анда үзләренең иҗади башлангычлары өчен илһам һәм яңа идеяләр таба алачак.

Быел җәй көне үзегезгә һәм балаларыгызга бик күп якты хисләр һәм тәэсирләр бүләк итеп, вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Орнамент солнце Орнамен красная звезда

Вакыйгалар турында

беренче булып бел
frontend/leto/hero.ornament_peak
gy9tok19kjmvchke