Күңелле уеннар
Җәй - ул җылы һәм Кояш нуры, көлү һәм шатлык, ул барлык балаларның елның иң яраткан вакыты. Ә тагын, бу күп нәрсәне белергә һәм төрле танып белү чараларында һәм күңелле уеннарда актив катнашырга мөмкин булган вакыт. 1 июльдә «Гаилә» паркында район үзәк китапханәсе «Җәй, кояш, эссе— балалар күңел ачыгыз!», дип аталган бәйрәм оештыра.Анда төрле яшьтәге балалар катнашачак. Чарада катнашучылар көч һәм җитезлектә ярышачаклар, үзләренең тапкырлыкларын һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр, китапханәче әзерләгән төрле уен эстафеталарында һәм интеллектуаль конкурсларда катнашачаклар. Җиңәргә тиешле күп кенә биремнәрне балалар бер-берсенә ярдәм итеп кенә үти алачак.