Татарстан Республикасы буенча стритбол лигасы
"Гренада" паркы стритбол буенча кызыклы ярышлар үткәрү урыны булачак! Чара оештыручылары булып Казан шәһәренең "Урам" паркы һәм Яр Чаллы шәһәре физик тәрбия һәм спорт идарәсы чыкты. Турнирда барлык яшьтәге баскетбол яратучылары катнашачак. Уйыннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призёрлар хаклы бүләкләр — турнир оештыручыларының бүләкләрен алып кайтачаклар.