Күңел ачу һәм кәттә хис-кичерешләр тоярга әзерме? Алайса искиткеч чараның анонсын укыгыз!
Кайчан: 14 июль 17:00 сәгатьтә
Кайда: «Шишкин» бульвары
Сезне ни көтә?
Яшьләргә — «Уен – җитди эш» өстәл уеннары марафоны (турниры)! Сезне «Мемори», «Кодовые имена», «Соображарий» (Доббл), «Яулап алучылар» һәм башка бик күп уеннарда мавыктыргыч баталияләр көтә!
Кечерәк балаларга без «Прыг‑Скок Ленд» уен программасын әзерләдек.
Көч сынашыгыз, үз стратегиягезне күрсәтегез һәм төп чемпион исемен алыгыз!
Бик күңелле булачак!