Иҗат, саф һава һәм илһам!
Барлык теләүчеләрне җәйге эшләнмәләр ясау мастер-классында иҗат һәм илһам рухын тоярга чакырабыз!
Сезне ни көтә:
- Үз кулың белән матур һәм оригиналь әйберләр ясау өчен кызыклы идеяләр;
- Осталар җитәкчелегендә яңа кул эшләре техникасын өйрәнү мөмкинлеге;
- Саф һавада фикердәшләр һәм дуслар арасында вакыт уздыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Балаларыгыз яки дусларыгыз белән бергә килегез – бу көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә һәм үз кулыгыз белән ниндидер үзенчәлекле нәрсә булдырырга бик яхшы сәбәп булачак!