Гаиләгез белән бергә килегез!
Уңайлы ишегалдында «Савиново» спорт мәктәбе балалар һәм яшүсмерләр өчен текбол буенча мастер - класс үткәрәчәк.
Текбол-футбол һәм өстәл теннисы элементларын берләштерә торган спорт төре. Уен махсус бөгелгән өстәлдә (текбордта) ныклы пыяладан челтәр белән уздырыла, ә уен өчен стандарт футбол тубы кулланыла.
Барлык теләүчеләрне көтәбез!