Балалар өчен «Шүрәледә кунакта» бәйрәме
1 июнь — Балаларны яклау көнендә Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбызның балалар мәйданчыкларын чын әкият дөньясына әйләндерәчәк!
Бәйрәмнең иң көтелгән һәм кызыклы мизгеле — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның онытылмас герое Шүрәле килеп җитү булачак. Бу көнне ул нәни дусларыбыз белән бергә күңелле парлы биюләр, заманча флешмоблар оештырачак һәм бергәләп зур дуслык түгәрәгенә басачак.