Ике квадрат метрлы мобиль музей – сезнең өчен
ANGROD Арт-төркеме Татарстанның дүрт шәһәрендә «МИКРО-МУЗЕЙ | М²» тәкъдим итә.
«МИКРО-МУЗЕЙ | М²» – ул бер килүчегә исәпләнгән ике квадрат метр мәйданлы автоном мобиль музей. Бер яртысы сәнгать әсәре, икенчесе – сезнең өчен. Проект музей төшенчәсен яңадан аңлый, кеше һәм сәнгать очрашуының яңа форматын тәкъдим итә — интим, көтелмәгән һәм онытылмаслык.
«М²» Казан, Иннополис, Әлмәт һәм Яр Чаллы җәмәгать урыннарында булачак. Һәр шәһәрдә яшәүчеләрне «М²» презентациясе һәм ачылышы, җирле рәссам белән artist talk, дүрт рәссам — Алиса Гулканян, A L E S H A, Анелия Шәрифуллина һәм Надежда Хәсәнова күргәзмәсе, сәнгать белгече Луиза Низамова лекцияләре, шулай ук рәссам Алсу Вәлиуллина һәм шәһәр халкы белән берлектә арт-объект булдыру көтә.
Килегез – бу музей, анда төп экспонат сез үзегез.