Чараның партнеры булу
Кире кайт

“Милли кием” шәһәр традициясе

  • 30.08.2025
  • 12:00
  • Казан шәһәре
  • Кабана күле яр буе

Казан үзәгендә алтынчы тапкыр “Милли кием” шәһәр традициясе узачак. Бәйрәм вакытына Мәрҗани урамы җәяүлеләр зонасына әвереләчәк — монда халык мотивлары белән ясалган әйберләр ярминкәсе, шулай ук төрле ашханәләрдән ризыклар тәкъдим итүче азык-төлек мәйданчыгы да эшләячәк, ә прогулкага килүчеләр тематик фотозоналарда истәлекле фотолар ясый алачак.

Сәхнәдә чуваш коллективы Shanu, башкорт башкаручысы Айдар Исхаков, татар җырчысы Elina чыгыш ясаячак. Шулай ук кунаклар Tartar пластик спектаклен күрәчәк.

Милли костюмнар яки аларның стилизацияләре белән килүчеләрне сюрприз көтә — алар өчен бүләкләр һәм тәмле ризыклар әзерләгәннәр.

Һава шартлары аркасында чаралар графигында үзгәрешләр булуы мөмкин икәненә игътибар итегез. Тулырак мәгълүматны Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә ачыклагыз.

Кызык булуы ихтимал
Вакыйгалар турында беренче булып бел

    Исемегез
    Телефон номерыгыз
    Сезнең Email